Җырчы Алия Карачурина-Төхвәтуллина булачак ирен – Ришат Төхвәтуллинны нәрсә әйтеп елар дәрәҗәгә җиткергән? Бу хакта ул Лилия Кадыйрованың «ТНВ» каналында чыга торган «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде. – Әни буласыңны ничек белдең, ничек хәбәр иттең? – дип сорый алып баручы Лилия Кадыйрова. – Баштан ышанмадым, – ди Алия. – Ришат ничек кабул итте? – дип сорый Лилия Кадыйрова. – Шатланды, әлбәттә. Шатлыктан үкереп елады, – ди Алия Карачурина. – Иң кызыгы: Алия баланың кызмы-малаймы икәнлеген белә, ә Ришат әле белми. Алиянең сабырлыгына сокланам, – ди Лилия Кадыйрова. – Үзе әйтмәвемне сорады. Кайвакыт үзенең беләсе килгәнне белдерә. «Малаймы, кызмы?» – дип сорый. «Әйтимме?» – дигәч: «Юк, әйтмә», – ди. Үзенең беләсе килми, беләсе дә килә, – ди Алия Карачурина-Төхвәтуллина тапшыруга биргән әңгәмәсендә.
«Үкереп елады»: Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинга нәрсә әйтеп, аны елаткан?
31 декабря 202331 дек 2023
~1 мин