Ярдәм мәчете имамы Рафис Сәйфуллин: "Гарәп илләреннән килгән кунаклар китап бастыру кебек зур эшләрне дәүләт ярдәме белән түгел, ә үзебезнең тырышлык белән эшләп килгәнгә бик сокландылар".
Күптән түгел генә Татарстан Диния Нәзарәте "Кәләм - Шәриф" китабын рус телендә бастырып чыгарды. Бу китап Коръән сүрәләренең тәфсирен үз эченә ала. Аны Рәсәйнең күп кенә төбәкләренә: Чечня, Дагестан, Башкортстан кебек республикаларга җибәрделәр. "Ләкин зур Башкортстанга 5 кенә китап җитми. Күбрәк китаплар нәшер итәр өчен финанс яктан ярдәм кирәк. Башка ОАЭ, Египет кебек илләрдә барысын да дәүләт оештыра, финанс яктан тәэмин итә, ә безгә дәүләт булышмый, без үзебез меценатлар табабыз",- ди Рафис хәзрәт Сәйфуллин.
Хәзерге вакытта "Ярдәм" фонды Коръәннең татарча тәфсирен Брайль шрифтында бастырырга ниятли. Шулай ук, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә дә бастырырга өметләнәләр.