Махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш егете – өлкән лейтенант Борһанов Газинур Булат улының исеме Чаллы шәһәренең Мәңгелек уты янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк, дип хәбәр итә Актаныш районы советының аккаунты. Бу хакта Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев искәрткән. Матәм мәрәсимендә Актаныш һәм Чаллы хакимияте вәкилләре, хәрбинең якыннары, авылдашлары, дуслары катнашкан. «Район башлыгы Ленар Зарипов, кайгы уртаклашып, мәрхүмнең туганнарына, якыннарына сабырлык теләде. Борһанов Газинур Булат улына 57 яшь иде. 1966 елның 14 маенда Бикчәнтәй авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында алып, аннан Әтәс мәктәбендә укуын дәвам итә. Мәктәптән соң армия сафларына чакырыла. Тәвәккәл егет хәрби хезмәттән офицер погоннары белән кайта. Чаллы шәһәрендә төпләнеп эшли, яши башлый. Өйләнә, тормыш иптәше Ләйсән белән 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Өлешчә мобилизация башлану белән махсус хәрби операциягә җибәрелә. 2023 елның 14 декабр
Актаныш егетенең исеме Чаллы Мемориаль комплексында мәңгеләштереләчәк
10 января 202410 янв 2024
3
1 мин