Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә бала тудыру йортында янгында сабыйлар һәлак булган. Бу турыда РИА Новости яза. Бакуда Республика перинаталь үзәгендә фаҗига 9 гыйнварда иртән була. Азәрбайҗан генераль прокуратурасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, «янгында 4 яңа туган сабый үлгән». Шулай ук 3 кеше төтен белән агуланган, аларны Клиник медицина үзәгенең токсикология бүлегенә салганнар. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.