Октябрьскийда җылылык челтәрләрен модернизацияләүгә 250 миллион сумнан артык акча тотылган; 67 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган — «Туган як» шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский белән әлеге һәм башка темаларга әңгәмә корды.
Чынбарлык безгә көч бирде
— Алексей Евгеньевич, Сез күптән түгел генә Октябрьский шәһәре башлыгы вазыйфасына керештегез. Әлләни озак вакыт узмаса да, ниндидер нәтиҗәләр, кыенлыклар турында сөйләп
буламы?
— Бу вазыйфага билгеләнгәнче, мин күп еллар хакимият командасында эшләдем, шуңа күрә аның эшчәнлеге һәм шәһәр тормышы миңа яхшы таныш. Әлбәттә, бурычлар һәм җаваплылык сизелерлек артты. Әмма Октябрьскийны анда яшәүче халыкка заманча, матур һәм уңайлы итү өстендә эшләргә зур
теләк бар.
2023 ел бөтен илебез өчен тагын бер катлаулы ел булды. Русия икътисадына моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы бара. Әмма, Көнбатыш тарафыннан игълан ителгән икътисадый сугышка тиң булган санкцияләргә карамастан, ил, Башкортстан Республикасы һәм шәһәр икътисадындагы хәл тотрыклы булып кала. Безнең шәһәр яши һәм үсә.
Кыенлыклар безне дуслаштырды һәм тагын да көчлерәк итте. Бөтен шәһәр фронтка ярдәм итүдә берләште. 2023 ел дәвамында махсус хәрби операция зонасына тугыз гуманитар конвой озатылды, ә 2022 елның октябреннән башлап без 15 йөк җибәрдек.
Шәһәрнең барлык сәнәгать предприятиеләрендә продукция җитештерү күләме кимемәде. Статистика мәгълүматлары буенча, 2023 елның 10 аенда оешмаларның әйләнеше, җибәрелгән товарлар күләме һәм төп капиталга инвестицияләр узган ел күрсәткечләреннән артып китә.
Узган елның 10 аенда 67 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. 33нче микрорайонда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Стимул» федераль программасы ярдәмендә инженерлык коммуникацияләре алып барыла — энергия үзәге, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасын тергезү тәмамланды, урамнар төзелеше дәвам итә. «Радужный» микрорайонында суүткәргеч төзелә.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында Шашин урамы буйлап 34нче һәм 35нче микрорайоннар арасында «Йолдызлы» скверы һәм Җиңү паркы төзекләндерелә.
Шәһәр музыка көллияте янындагы территорияне тәртипкә салу өчен гариза белән уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларының Бөтенрусия конкурсында катнаштык. 2023 елда безнең гариза җиңмәде, әмма без мондый бәйгеләрдә катнашу буенча кыйммәтле тәҗрибә алдык һәм кабат дәгъва итәчәкбез. Шәһәрдә медицина көллияте филиалы ачылды.
Октябрьский музыка көллияте бинасын ремонтлау дәвам итә.
Педагог һәм остаз елы, шулай ук Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы кысаларында күп төрле чаралар, әйтик, республика Курай бәйрәме, «Распахнись, душа казачья!» төбәкара казак мәдәнияте фестиваль‑конкурсы, «Дружба» төбәкара милли мәдәниятләр фестиваль‑конкурсы, «Уйна, гармун» халык бәйрәме уздырдык.
Ел дәвамында шәһәрдә төрле дәрәҗәдәге 500дән артык, шул исәптән бөтенрусия һәм республика спорт чаралары үткәрелде. Октябрьскийда спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышлары оештырылды. Илья Кандалин һәм Азалия Әминева кебек Октябрьский спортчылары бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен ышанычлы күрсәтә.
Октябрьскийда Боз сарае үз ишекләрен ачты. «Бизнес‑спринт. Мин спортны сайлыйм» дәүләт‑шәхси партнерлык кысаларында йөзү бассейны төзелешенә акча бүлеп бирү турында РФ Спорт министрлыгы белән килешү имзаланды. Ел гади булмады, әмма ул шактый уңышлы булды.
— Ачуы чыккан шәһәр кешесе шикаять белән мөрәҗәгать итте, ди. Бу Сезнең өчен кыйммәтле мәгълүмат чыганагымы? Гомумән, Сез шикаятьләргә ничек карыйсыз?
— Теләсә нинди мөрәҗәгать — безнең өчен кыйммәтле мәгълүмат чыганагы. Әгәр шәһәр халкы канәгать булмаса, димәк без кайдадыр эшләп җиткермибез, кайдадыр күбрәк көч куярга кирәк. Без шәһәр халкы белән турыдан‑туры ышанычлы диалог коруга йөз тотабыз. Соңгы елларда халык белән аралашуның барлык ысулларына социаль челтәрләр, «Инцидент‑менеджмент» системасы өстәлде. Монда шуны билгеләп үтәсем килә: комментарийлар саны буенча без бик еш күп кенә шәһәрләрдән, хәтта Стәрлетамак кебек зур торак пункттан да алдарак барабыз. Барлык мөрәҗәгатьләрне анализлыйбыз һәм, алар нигезле булса, хәлне төзәтү өстендә эшлибез.
— Сер түгел, шәһәр юллары безнең халыкта даими зар‑интизар уята. 2023 елда аларны норматив хәлгә китерү буенча чаралар күрелдеме?
— Ел дәвамында БР Территориаль заказы, җирле инициативаларга ярдәм программасы һәм муниципаль юл фонды кысаларында барлыгы 14,4 чакрым юл һәм тротуар ремонтланды, бу гомуми файдаланудагы юллар озынлыгының 4,5 процентын тәшкил итә. 20дән артык объект төзекләндерелде. Алар — Төньяк, Клинов, Пионер, Луначарский, Космонавтлар, Кооператив, Салават Батыр, Бакча боҗрасы, Баку, Матросов, Шашин урамнары, Ленин проспекты участоклары. Кышкы чорда юллар, тротуарлар, ял итү мәйданчыклары һәм автомобильләр тукталышлары кардан, боздан, чүп‑чардан чистартыла, бозга каршы материал белән эшкәртелә. Бер ел эчендә шәһәр урамнарыннан 27 мең кубометр кар чыгарылды.
Биш яңа автобус павильоны куелды. Шуның кадәр светофор объекты һәм 202 яңа юл билгесе урнаштырылды. Республика ярдәме белән быел шәһәр бер коммуналь юл машинасы сатып алды.
— Караңгы урамнар буенча да сораулар күп туа...
— 2023 елда республика һәм җирле бюджетлар хисабына Осипенко урамыннан алып, «Октябрьнең 50 еллыгы» бакча коммерцияле булмаган ширкәтенең 7нче бакча участогы, «Дубки‑2» һәм «Дубки‑1» бакча ширкәтләрен кертеп, Яшьләр урамына кадәр ясалма яктырту элементларын урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Шундый ук чаралар Островский урамындагы 41, 45, 47, 49, 51; 35 микрорайондагы 29, 38, 17, 18 санлы йорт ишек алларында да күрелде. «Башкорт ишегаллары» программасы кысаларында комплекслы төзекләндерү белән бергә 35 микрорайондагы 2, 2а, 3, 6, 8, Бакча боҗрасы урамындагы 7, 9 һәм Гаражная урамындагы 5нче күп фатирлы йортларның ишегалды территориясен яктырту җайга салынды. 2024 елда да бу юнәлештәге эшләрне дәвам итәчәкбез.
— 2023 елда шәһәрнең җирле инициативаларга ярдәм итү программасында катнашуы турында сөйләгез әле?
— Бу программаның нәтиҗәләре яхшы, халык программада актив катнаша. 2016 елда җирле инициативаларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру башланганнан алып шәһәрдә 74 млн сумлык 62 проект гамәлгә ашырылды.
2023 елда Октябрьскийдан җирле инициативаларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын конкурс сайлап алуда 11 проект катнашты. Нәтиҗәләр буенча аларның барысы да проект җиңүче дип танылды.
Проектлар Башкортстан Республикасы, шулай ук шәһәр бюджетларыннан финансланды: сигезе — юлларны ремонтлау, икесе — мәктәп тәрәзәләрен алыштыру, берсе — балалар мәйданчыгын төзекләндерү. 2023 елда гамәлгә ашырылган барлык проектларның бәясе 16,5 млн сум тәшкил итте.
Хәзер 2024 елга гаризалар әзерләү бара. Программада катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат монда — nocrb.ru/ppmi
— Торак‑коммуналь хуҗалык. Төп проблемалар?
— Тузган челтәрләр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен шәһәрне җылылык белән тәэмин итү системасы концессиягә тапшырылды, аның кысаларында инде алтынчы ел җылылык челтәрләрен модернизацияләү — казан җиһазларын, автоматиканы алыштыру, җылылык трассаларын ремонтлау үткәрелә. Бу эшкә 250 миллион сумнан артык акча тотылды. Шәһәрне су белән тәэмин итү системасы республика карамагына тапшырылды. Төп проблема — су чистарту системасының тузганлыгы. Шулай ук шәһәр микрорайоннарын ышанычлы су белән тәэмин итү өчен акча кертүне таләп итүче берничә урын бар. Әлеге эш белән республиканың Торак‑коммуналь хуҗалык министрлыгы шөгыльләнә. Ләкин без дә бу мәсьәләләрдән читкә китмибез, чөнки алар шәһәр халкы өчен мөһим. 2024 елда Радужный, Южный һәм Приозерный микрорайоннарында мәйданнан тыш су белән тәэмин итү челтәрләрен төзүне дәвам итүгә өметләнәбез. Мәйданнан тыш челтәрләр тәмамлангач, Радужный микрорайонын эчке су белән тәэмин итүне башларга ният кылабыз.
Электр һәм газ белән тәэмин итү системалары үзләрен тотрыклырак хис итә. Ел саен яңа микрорайоннарда яшәүче халыктан кергән гаризаларга ярашлы газлаштыру һәм электр белән тәэмин итүгә тоташтыру үткәрелә.
— Октябрьский — сәүдәгәрләр шәһәре. Эшкуарларны бүген нинди сораулар борчый?
— Шәһәрдә эшмәкәрлек тотрыклы үсеш позициясен саклый. Эшкуарлыкка ярдәм итүнең тулы һәм нәтиҗәле механизмы булдырылды, ул үз эченә мәгълүмати, милек һәм финанс ярдәмен ала. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына комплекслы методик ярдәм күрсәтү безгә кече бизнесны саклап калырга һәм тотрыклы үстерергә мөмкинлек бирде.
Октябрьскийда 3977 кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли, бу, узган ел белән чагыштырганда, 8,3 процентка күбрәк. Яңа төзелгән 744 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлде, бу 2022 елның тиешле чорыннан 27,4 процентка артык.
Ел дәвамында 45 эшкуарлык сәгате үткәрелде, аларда 49 инвестиция проекты каралды. Хәзерге вакытта 51 инвестиция проекты тормышка ашырыла. 2023 ел башыннан алты инвестиция проекты гамәлгә куела. «Октябрьский шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» муниципаль программасы кысаларында эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме күрсәтүгә 2024‑2028 елларга бюджет чыгымнары күләме арттырылды.
— Мулла бистәсендә яшәүчеләр тротуарлар һәм балалар мәйданчыгы булмауга зарлана...
— Әлбәттә, шәһәрдә, шул исәптән шәхси төзелеш алып барыла торган микрорайоннарда да тротуарлар бик кирәк. Һәм алар кулдан килгән кадәр төзеләчәк. Эшне иң тыгыз, магистраль урамнардан башлаячакбыз, анда хәрәкәт көчле. Тротуарлар проблемасын шәһәрдә булган акчалар хисабына әкренләп хәл итәчәкбез. Шуны аңларга кирәк: тротуарлар төзү зур финанслау таләп итә. Проект‑смета документациясен эшләргә, дәүләт экспертизасы нәтиҗәсен алырга кирәк.
Көнбатыш ягыннан санкцияләр басымы астында булганга, безнең ил, республика һәм шәһәр икътисадның иң зыян күргән тармакларына ярдәм итү буенча чаралар күрә, бу шәһәр бюджеты керемнәренең кимүенә китерә, мондый шартларда, табигый ки, чыгымнарны да кыскарту мөһимлеге туа.
2024 елга шәһәр бюджеты максималь мөмкин булган дефицит белән кабул ителде Хәзерге вакытта шәһәр бюджетында тротуарлар проектлау һәм төзү өчен акча юк.
— Алексей Евгеньевич, 2024 елда шәһәр халкына әйтер сүзегез бармы?
— Беренче эш итеп, безнең матур шәһәребездә яшәүчеләргә көн саен иҗади хезмәтләре, инициативалылыгы һәм максатчанлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Октябрьскийның барлык казанышлары — безнең уртак тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең һәрберегез безнең шәһәрне көннән‑көн үзгәртә һәм аны яхшырак итә.
Дүрт ел без авыр сынаулы шартларда яшибез — башта пандемия, аннары кискенләшкән хәрби‑сәяси вәзгыять. Ләкин бу сынаулар безне көчлерәк, бердәмрәк, дусрак итә. Безгә алдагы көннәрдә дә күп һәм интенсив эшләргә, армиябезгә ярдәм итәргә, сугышчыларыбызның гаиләләренә булышырга туры киләчәк. Бергәләп без барлык сынауларны җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз. Мин моның шулай булачагына нык ашынам!
Яңа 2024 ел яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар вакыты, игелекле эшләр белән тулы ел булсын! Ул барлык уңай башлангычларны һәм казанышларны дәвам итсен! Һәр гаиләгә җан тынычлыгы, балалар шатлыгы телим. Илләребез тыныч, тормышыбыз нык булсын!