Найти тему
Газета «Туган як»

Гадәти булмаган чәй бәйрәме

Безнең халыкның чәй белән үзгә мөнәсәбәтләре бар. Гасырлар дәвамында кешеләр бергә җыела һәм гадәти булмаган бу эчемлекне эчә.

Халыкара чәй көне уңаеннан да сөйкемле хатын‑кызлар үзәк китапханәнең җылы залында җыелды. Алар чәй әзерләү серләре белән генә уртаклашып калмады, кул эшләре турында да бәян итте. Әйтик, Тәнзилә Гарипова матур рәсемнәр төшерә, кәгазьдән кызыклы эшләнмәләр ясый: органайзерлар, миниатюралы чыршылар һәм Кыш бабай фигуралары. Гади куллар тудырган никадәр матурлык!

Очрашуда китапханә хезмәткәрләре оештырган театральләштерелгән күренешләр дә тәкъдим ителде. «Яңа вакыт» төркеме чыгыш ясады. Кызлар үзләренең биюләре белән бу искиткеч чарага тагын да назлылык өстәде.

Чыгыш тоткан үзәк китапханә директоры Елена Гришкова чәй төрләре турында сөйләде: алар — кара, ак, яшел, карабодай, Иван чәй, гөмбә чәе һәм башкалар. Елена Александровна өй шартларында җимеш агачлары яфракларыннан чәй әзерләү ысулы белән уртаклашты.

Һәр чәйнең үз сере, үз тәме бар. Әйтик, алма агачының яфраклары K, С, А витаминнарына, бета каротинга, калий, кальций, тимер, бакыр, шулай ук цинкка бай. Сүз уңаеннан, ул репродуктив система органнарын дәвалаганда ир‑атларга бик файдалы икән.

Ә менә карабодай чәендә шактый күләмдә рутин саклана. Бу биологик актив матдә үсемлек биофлавоноидлары төркеменнән. Аны шулай ук P витамины дип тә атыйлар. Рутин капиллярларның «сафтан» чыгуын киметә һәм кан әйләнешен яхшырта, ялкынсынуга һәм шешүгә каршы көрәшә, спазмнарны бетерә һәм кан тамырларын киңәйтә. Күзәнәкләрне вакытыннан алда картаю­дан да саклый.

Гөмбә чәе яки башкача комбуча — чәй, шикәр, чүпрә һәм бактерияләрдән әзерләнгән ферментланган эчемлек. Комбуча Кытайда ике мең ел элек барлыкка килгән, дип санала. Бүген бу эчемлекне әзерләү өчен татлы яшел яки кара чәйне, тере бактерияләр һәм чүпрәләрдән ясалган лайлалы масса өстәп, берничә көнгә өлгерергә калдыралар. Шул вакыт эчендә ул әчкелтем‑татлы эчемлеккә әверелә. Комбучада В төркемендәге витаминнар, антиоксидантлар һәм пробиотиклар күп.

Диетологлар фикеренчә, күпчелек кеше өчен көненә бер стакан комбуча эчү файдалы булачак. Шулай да табиб белән киңәшләшү яхшырак.

Кайбер белгечләр йөкле һәм имезүче хатын‑кызларга, шулай ук иммунитеты какшаган кешеләргә чәй гөмбәсен кулланудан тые­лырга киңәш итә, чөнки эчемлектә булган тере бактерияләр сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Шулай итеп, дуслар, чәйләрегез файдага булсын!

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА
Автор фотосы