Хәсәновлар гаиләсе 2024 елны икеләтә сөенеч белән каршы ала: 60 ел иңне‑иңгә куеп яши торган ир белән хатын тагын бер елга пар канат булып аяк басты Мулла бистәсендә матур пар яши: Галия һәм Хәтим Хәсәновлар. Алар декабрь ахырында гомер бәйрәмнәрен — 60 еллык туйларын билгеләп үтте. Хәтим абзыйны шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Аны бик уңган, эшчән кеше, дип әйтәләр. Якташыбызның өлгермәгән җире юк: Кыш бабай булып киенеп, үзәк мәйданда тугры дусты Люлю кушаматлы атына утыртып йөртеп, балаларга күп тапкыр шатлыклар бүләк итте. Хәтим аганың берничә ел элек үз ихатасында тәвә кошлары үстерүе дә билгеле. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив тормыш белән яши. Ә инде Галия ханым, гаилә учагын саклап гомер итүче чын татар хатын‑кызы, ул ире өчен ышанычлы тыл. Галия һәм Хәтим Хәсәновлар бик бай кешеләр — аларның алты оныклары бар, инде ике оныкчыклары үсеп килә. — Без барыбыз да әти‑әниебезне бик яратабыз. Хәлләрен белешеп, ярдәм итеп, аларның күңелләрен күреп торабыз. Шатланып кун