Бәйрәм көннәренең берсендә «Нур» клубы Уфада «Терра кыш — 2024» Яңа ел фестивале кысаларында Самавырлар конкурсында катнашты. Әлеге мәдәни чара Башкортстанда 2019 елдан алып оештырыла.
Төрекмән бистәсе халкын күп еллар дәвамында самавыр янында уза торган чәйле‑уенлы бәйрәмгә җыючы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары үз сәләтләрен башкала кунакларына да күрсәтеп кайтты.
Бу бәйрәм иртәсендә Уфаның Совет мәйданында Самавырлар конкурсына бөтен республикадан, шулай ук Ырынбур шәһәреннән барлыгы 35 команда җыелган, алар 380нән артык самавыр тәкъдим иткән. Алар арасында борынгыларын да, заманча эшләнгәннәрен дә күрергә мөмкин булды, дип хәбәр итте «Нур» клубы хезмәткәре Венер Фәезов.
Урамда салкын булуга карамастан, безнең артистларыбызның чыгышларын тамашачылар җылы алкышларга күмгән. Гармун телләреннән агылган моң, халык җырлары, ялкынлы биюләр һәм, ниһаять, һәркем сыйлана алган милли ризыклар, кайнап утырган самавырдан тәмле чәй — фестиваль тагын бер кат дуслык һәм туганлык җепләрен ныгыткан.
Шушы ук бәйрәм иртә–сендә шәһәрнең балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән 20 педагог — иң матур Карсылулары башкалада узган Бөтенрусия Кар кызы парадында катнашты.
Чарада Башкортстаннан җыелган Кар кызлары гына катнашып калмаган, парадка Кыш бабайның гүзәл оныклары илнең башка төбәкләреннән дә килгән булып чыкты.