Октябрьскийда «Чыршыларны — эшкәртүгә» экологик акция старт алды. Раштуа узып, иске Яңа ел килеп җитәргә дә өлгермәде, урамнарда һәм ишек алларында чыршылар күренә дә башлады.
Чыннан да, бәйрәм көннәре узып китеп, йортлардан чыгарылган ылыслы агачларны кем һәм кая җыя? Шушы көннәрдә Октябрьскийда «Чыршыларны — эшкәртүгә» экологик акция башланды.
Ясалма чыршыга караганда, тере урман гүзәленә өстенлек биргән шәһәр халкына, бәйрәмнәрдән соң чыршыларны теләсә кая чыгарып ташламаска, ә бу мәсьәләгә экологик һәм аңлы рәвештә якын килеп, агачларны эшкәртүгә тапшырырга мөмкин.
Моның өчен төбәк операторы – «Экология Т» җәмгыяте тарафыннан чыршы кабул итү пунктлары оештырылачак һәм махсус контейнерлар — бункерлар куелачак.
Ылыслы агачларны кабул итү пунктлары 14 һәм 20 гыйнварда 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: 34 микрорайон 25 һәм Бакча боҗрасы 60а санлы йортлар («Плаза» сәүдә үзәге артында).
Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы ылыслы агачны, ташлар алдыннан, мишурадан, уенчыклардан, гирляндалардан һәм башка яңа ел атрибутларыннан чистартырга киңәш итә. Җыелган чыршы, нарат, пихта һәм башка ылыслы агачларны махсус сәнәгать ваклаугычы ярдәмендә ваклыйлар һәм ул авыл хуҗалыгында ашлама буларак кулланылырга мөмкин.
Чыршыларны утильләштерү РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Экология» милли проекты кысаларында башкарыла.
Илмира ГАЛИЕВА
Аида ХАННАНОВА фотосы