Найти тему
Балтаси - Хезмэт

2024 елның тәүге сабые кем ул? (+фото)

Балтач бистәсендә яшәүче Динә һәм Рәмис Хәбибуллинар гаиләсендә 1 гыйнвар көнне дүртенче балалары дөньяга аваз салды.

Быелның тарихына кереп калачак батыр егетнең авырлыгы 3,6 кило, буе 55 сантиметр. Әти-әнисе улларына мәгънәле һәм матур Хәсән исеме кушкан.

Бүген бәхетле әти-әнигә тантаналы төстә сабыйларының туу турындагы таныклыгы тапшырылды.

Хәбибуллиннар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән ихластан котлыйбыз. Сабый бу дөньяга үз бәхете белән туып, сау-сәламәт булсын.

-2
-3
-4
-5