2024 елга аяк басарга санаулы көннәр калып килгәндә «Октябрьский» боз сарае тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты
Шатлыкны уртак итеп
Шәһәр халкының Яңа елга бу кадәр затлы бүләк кабул иткәне булмагандыр әле, мөгаен.
Озак көтеп алынган ел вакыйгасы — заманча җиһазландырылган спорт объекты, ниһаять, ел әйләнәсе төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру, ә иң мөһиме, ул халыкка сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен зур мөмкинлекләр тудырачак.
Заманча проект буенча башкарылган Боз сараеның гомуми мәйданы 6500 квадрат метр тәшкил итә. Трибуна 800 тамашачыга исәпләнгән.
Комплекс барлык кирәкле спорт җиһазлары — хоккейчылар һәм фигуристлар өчен тренажерлардан алып бозны тигезләү өчен ресурфейсер‑машинага кадәр тәэмин ителгән. Спорт комплексында хоккей һәм фигуралы шуу секцияләре эшләячәк. Бинада киенү һәм душ бүлмәләре, хореография һәм конференция заллары, тренажер залы, тимераяклар прокаты, шулай ук медицина кабинеты һәм буфет каралган. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен дә шартлар тудырылган: пандуслар һәм махсус лифт урнаштырылган.
Октябрьскийлылар белән Боз сарае ачылу шатлыгын уртак итеп күп сандагы кунаклар килде. Алар — Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Русия Федерациясе спорт министры урынбасары Одэс Байсолтанов, «Башнефть‑Добыча» җәмгыяте генераль директоры Сергей Нонява, совет һәм дөнья хоккее легендасы, СССРның атказанган спорт мастеры, Русия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, унөч тапкыр Паралимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова, БР спорт министры Руслан Хәбибов һәм башкалар.
Горурланып сөйләрдәй спортчыларыбыз бар
Тантана башланганчы рәсми кунаклар шәһәрнең спорт даны музее экспозициясе белән танышты.
Аларны 1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, грек‑рим көрәше буенча Халыкара һәм Бөтенрусия ярышларында җиңүче Русиянең спорт мастеры Илья Кандалин шәхсән сәламләде.
— Илья белән без горурланабыз, ул безнең күз алдында үскән егет һәм аңа уңышлар телибез, — дип ассызыклады республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.
Октябрьскийда хатын‑кызлар арасында боксның да актив үсеш алуы, асылда, Русия Чемпионы Азалия Әминеваның Башкортстан тарихында беренче тапкыр бокс буенча берьюлы ике чемпионлык билбавы иясе булуы турында чараны оештыручылар горурланып сөйләде.
Яңа ел бүләге
Тантананың рәсми өлешендә котлау өчен сүз БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга бирелде.
— Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте исеменнән Октябрьский халкын боз аренасы ачылу тантанасы белән тәбрик итәбез! Бу һәркем өчен Яңа елның искиткеч бүләге! Башкортстанда Русия Федерациясе, шул исәптән Спорт министрлыгы ярдәме белән Президент куйган бурычлар — халыкны актив сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өстендә даими эшлибез. «Октябрьский» боз сарае да «Роснефть» һәм «Башнефть» компанияләре гамәлгә куя торган «Роснефть — балаларга» программасы кысаларында төзелде.
Ул Октябрьский халкының спорт белән шөгыльләнү, матчларга җыелу һәм үсеп килүче чемпионнар өчен җан ату урынына әверелсен! Сезгә яңа җиңүләр һәм чын спорт ярышлары! — диде дәрәҗәле кунак үз чыгышында.
Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтановка Салават Юлаев орденын тапшырды, Владислав Третьяк Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Рәхмәте Русия Федерациясе Спорт министрлыгының Физик культура һәм массакүләм спорт департаменты директоры Максим Уразовка игълан ителде.
Чараны дәвам иткән Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов, тормышыбызда мондый матур вакыйгалар күп булсын өчен, алга таба да кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, дип вәгъдә итте. «Спорт инфраструктурасын төзү — өстенлекле бурычларның берсе. Мин ышанам, заманча технологияләр белән яхшы итеп төзелгән бу сарай халыкны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Безнең ил өчен иң мөһиме — гражданнарыбызның рухи һәм мәдәни үсешенә һәм камилләшүенә ирешү. Һәм спортта да! Чөнки сәламәт кеше генә лаеклы гражданин була ала, кирәк икән, ул туган илен дә якларга әзер тора. Бүгенге чынбарлык шул хакта сөйли, — дип басым ясады Одес Хасаевич.
— Бүген чын‑чынлап хоккей бәйрәме. «Октябрьский» Боз сарае илдә эшли торган 701нче хоккей стадионы. Русия — спорт державасы! Безнең илдә бик күп ярышлар, Олимпия уеннары, дөнья чемпионатлары, Универсиадалар үтә. Без моны иң беренче чиратта үз гражданнарыбызда спортка мәхәббәт тәрбияләр өчен башкарабыз. Спорт аша без үз илебезнең патриотларын тәрбиялибез. Владимир Путин да хоккей уйный. Шуңа күрә бүгенге яшьләргә үрнәк алырдай спортчыларыбыз бик күп. Бу боз өстендә дә яңа Овечкиннар, Харламовлар үсәр, дип ышанабыз! — диде легендар хоккейчы Владислав Третьяк.
Русия Хоккей федерациясе президенты Боз сарае музеена 20 санлы хоккей свитерын бүләк итте. Ул аны киеп, СССР җыелма командасы өчен уйнаган һәм алтын Олимпия медальләре яулаган.
Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский республика җитәкчелегенә, Русия Спорт министрлыгына, «Башнефть» компаниясенә шундый матур Яңа ел бүләге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Тантананың тагын бер дулкынландыргыч мизгеле — яшь хоккейчылар Боз сараеның символик ачкычын кабул итте һәм спорт объекты спортчылар карамагына күчте.
Боз сарае ачылу хөрмәтенә күрсәтелгән тамашада башкортның курай моңы, фигуристларның һәм хоккейчыларның чыгышы — болар барысы да «Массакүләм һәм осталык» республика спорт бәйгесендә Октябрьскийның тагын бер кат иң яхшы шәһәр булуын раслады.
Депутатлардан — тимераяклар
Октябрьскийның өлкән хоккей командасы «Уралец» Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай җыелма командасы белән иптәшләрчә очрашу уздырды.
«Уралец» командасы составында өр‑яңа боз өстенә чыккан Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов, депутат булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип белдерде. Ул депутатлар корпусы исеменнән булачак чемпионнарга — Октярьскийның «Боз арысланнары» командасына профессиональ тимераяклар бүләк итте.
Боз өстендә гаиләләр туа
Бактың исә, спорт корылмаларында спортчылар гына түгел, гаиләләр дә туа икән. Боз сараен ачу тантанасында «Уралец» җыелма командасы спортчысы Артур Галиев үзенең сөйгән ярына тәкъдим ясады.
Артур Альберт улы — җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Ул Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү үзәге баш белгече. Ир‑егет СВО зонасында күрсәткән кыюлыгы өчен Суворов медале, Батырлык ордены, «Хәрби батырлык өчен» медале, генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.
«Боз арысланнары» — чын арыслан
Шәһәрнең «Боз арысланнары» һәм Туймазының «Девон» командалары арасында иптәшләрчә уен барышында капкага беренче алканы туймазылылар кертте. Әмма җанатарларның көчле алкышы һәм хуплау авазлары астында безнең яшь уенчыларыбыз берничә минут эчендә исәпне тигезләп тә өлгерде. Никадәр азарт һәм ихтыяр көче!
Уен кызу булды. Нәтиҗәсе дә куанычлы — яшь тренер Алишер Гыйльманов кул астында шөгыльләнүче «Боз арысланнары» җиңү яулады! Балаларны матур уеннары белән котлап Кыш Бабай килде һәм Яңа ел бүләкләре бирде.
Бассейнга нигез салынды
2023 елның 21 декабре Октябрьский тарихында тагын бер мөһим вакыйга белән истә калачак. Дәрәҗәле кунаклар төзеләчәк бассейн урынында символик таш куйдылар. Ул Боз сарае белән янәшә урнашачак.
БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сүзләре буенча, киләсе елда «Бизнес‑спринт. Мин спортны сайлыйм» федераль программасы кысаларында, дәүләт‑шәхси партнерлык нигезендә, Октябрьскийда тагын бер яңа спорт объекты төзелешен башлау фаразлана.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары