Башкортстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан хакимиятнең утырышлар залында хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Яшь буын Русия Федерациясе паспортлары кабул итте
Шәһәрдәшләрне хакимият башлыгы Алексей Пальчинский сәламләде. Октябрьскийның тырыш кешеләре үзләре яши торган шәһәрнең генә түгел, бөтен республиканың ныклы нигезен тудыруын ул зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.
Күпьеллык намуслы хезмәт өчен «МОНТ» җәмгыятенең төзелеш‑монтаж участогы мастеры Михаил Мартынов, «МЕКАБЕТОН» җәмгыятенең баш хисапчысы Гөлнара Фәтхуллина хакимиятнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Вазыйфаи бурычларын нәтиҗәле үтәгән, хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен хакимиятнең Рәхмәте игълан ителде:
— Любовь Зюзина — 1нче хастаханәнең 2 санлы анестезиология‑реанимация бүлеге шәфкать туташы‑анестезисты;
— Римма Кадыйрова — Туймазы шәһәре 1нче хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге подстанциясе фельдшеры;
— Гөлнара Кашапова — балалар поликлиникасы көндезге процедура стационарының шәфкать туташы;
— Оксана Хөсәенова — 1нче поликлиниканың 1 санлы участок терапия бүлеге шәфкать туташы;
— Яна Чуринова — Милли мәдәниятләр үзәге методисты.
Ел саен үткәрелә торган «Октябрьский — сәүдә шәһәре» фестивален оештыруда ярдәм күрсәткән өчен хакимиятнең Рәхмәт хаты тапшырылды:
— Светлана Александровага — Октябрьский күп профильле һөнәри колледжының өлкән мастеры;
— Георгий Аникинга — Октябрьский күп профильле һөнәри колледжы директоры.
Югары һөнәрманлык, шәһәр территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен, «Конкрит» төзелеш компаниясе директоры Гамлет Саргсян хакимиятнең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.
Алексей Евгеньевич агымдагы елда 14 яше тулган малайлар һәм кызларга Русия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды.
Ул укучыларны Ватаныбызга лаеклы шәхесләр булып үсәргә һәм җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өндәде.
Илмира ГАЛИЕВА