Бүген район мәдәният үзәгендә Россия Герое катнашында «Батырлык дәресе узды. Чарада районыбыз хәрбиләре һәм югары сыйныф укучылары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рәсим Баксиков иң элек «Ватан сакчылары» һәйкәлендә хәрбиләр белән очрашты.
Чарада катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлененә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.