Найти в Дзене
Интертат

Марат Яруллин кәләшенә тәкъдим ясаган?

Марат Яруллин үзенең сторисларына серле фото куеп, меңләгән фанаткаларын борчуга салган. Җырчы сөйгәненә тәкъдим ясаганга охшап тора. Фотода Марат бер кызның кулын тотып тора, ә аның бармагында йөзек ялтырый. Өстәвенә җырчы «вакыт җитте» дип тә язып куйган.

Ничек уйлыйсыз, буйдак Марат «камыт кия»ме, әллә инде бу – артист тарафыннан уйлап чыгарылган чираттагы пиармы? «Тәкъдим ясадылар» дип шаяртып, Ильмира Нәгыймова да үзенә игътибар җәлеп иткән иде. Бу юлы Марат Яруллин шаяртамы?

  • Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар