Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтоваларның туганы махсус операциядә һәлак булган. Аны кичә туган авылында соңгы юлга озатканнар. Бу хакта, үзәкләрне өзәрлек итеп, Лилия Мәхмүтованың сеңлесе Ләйсән Мәхмүтова язган. «Алмаз Кәбиров – киявебез Ренат Шәмсинең туганнан туган энесе. Алмаз – яхшы, изге күңелле, күндәм егет… Иде… Алмаз Питрәч районының Карповка авылыннан. Аның кебекләр бик күп… Яшьләрдән берсен дә югалтасы килми, аларның бөтен тормышлары алда иде. Алгы сызыкта вакытта Алмаз, тагын бер хәрби белән яраланган иптәш егетен куркынычсыз урынга күчергәндә, дрон эзәрлекләвенә дучар була. Алар икегә аерылылар, дрон Алмазны эзәрлекләүдән туктамый. Ике иптәш егет исән кала, Алмаз һәлак була. Бу 5 декабрь көнне була. Рушания апа «йөзенә кагыла алсам ярар иде» дип теләде… 24 декабрь көнне, соңгы юлга озатканда, Алмазның йөзенә кагылмаска куштылар… Кәфене аша ул аңа кагылды һәм: «Улым, менә син өйдә», – диде… Алмазны
Лилия Мәхмүтова һәм Ренат Шәмсетдиновларның якын туганы махсус операциядә һәлак
25 декабря 202325 дек 2023
3
1 мин