Алия Карачурина-Төхвәтуллина социаль челтәрдәге язылучыларының сорауларына җавап биргән. Аларның күбесе, әлбәттә, Алиянең хәзерге халәте һәм карынындагы бәбие турында. «Йөклелекнең ничәнче атнасы?» – дип кызыксынган бер язылучысы. Алия 25нче атна булуын язган. «Гендер-пати» ясарга телисезме?» – дигән сорау килгән. «Гендер-пати» ясамыйбыз. Бала туганчы, Ришат үзенә аның җенесен әйтмәскә кушты», – дип җавап биргән Алия. Бу җавапка бәйләп: «Ришат балага алган киемнәрнең төсен күрәчәк бит», – дигәннәр. Алиянең җавабы: «Нейтраль төстәге бик күп матур киемнәр табарга була». Баланың исеме белән кызыксынучылар да бар. «Балага нинди исем кушарга телисез?» – дигәннәр. Алия бу мәсьәләдә әле авырлыклар булуын яза. «Ваау», матур исем, балама кушар идем, дип әйтерлек исем ишеткәнем юк әле. Кыз бала өчен миндә вариантлар бар әле, ә малай өчен юк. Сезнең ярдәм кирәк булачак», – дигән Алия. Алиянең хәзерге халәте белән дә кызыксыналар: «Борчыласызмы?» – дигәннәр. Алия «юк» дигән: «Тик минем нервылар ба
Бәби көтүче Алия Төхвәтуллина кыз балага исем сайлап куйган
23 декабря 202323 дек 2023
1
~1 мин