Новосибирск шәһәрендә роддомда яңа туган малайның аягын сындырганнар. Баланың әнисе Кристина (исеме үзгәртеп бирелә – «Комсомольская правда» сайты искәрмәсе) йөклелегенең 40нчы атнасына роддомга керә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. «Бала карында дөрес яткан булса да, чыга алмады. Табиблар миңа: «Балаң үле туса, үзең гаепле буласың!» – дип кычкыра башладылар. Аннан шәфкать туташлары белән бергәләп корсагыма бастылар һәм баланы куллары белән тарта башладылар. Бер мизгелдә шундый итеп тарттылар, мин баламның астагы тимер подноска килеп төшкәнен ишеттем», – дип сөйләгән баланың әнисе. Баланың шулай егылуы аркасында фаҗига килеп чыккан, дип ышана Кристина. Бала җитди имгәнә, аны башка хастаханәгә күчерергә туры килә. Анда сабый шундук реанимациягә эләгә. «Икенче хастахнәдәге табиб улымның оча-бот сөяге сынганын аңлатты. Мин моны балам тимер подноска егылгач килеп чыккан, дип уйлыйм. Әле тагын Ильяның (исеме үзгәртеп бирелә) Дюшен-Эрба парезы да бар: табиблар иңбаш үрелмәсенә (пл
«Сабый 16 сәгать газапланган»: Роддомда яңа туган баланың аягын сындырганнар
23 декабря 202323 дек 2023
1
1 мин