Чиләбенең Лесопарковая урамында яшәүчеләр өчен күңелле балалар бәйрәме фаҗигале тәмамланган. Кыш Бабай 24 каттан төшеп, ишегалдындагы бала-чагалар белән әйлән-бәйлән уйнарга тиеш була. Тик, Кыш Бабай аска төшә башлауга, бавына тотынып кала алмыйча, җиргә егыла. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. Фаҗига видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Комментарийларда кешеләр төрле версияләр яза. «КП-Чиләбе» редакциясе бу видеоны альпинист Ян Белов белән караган. Альпинист бу фаҗига сәбәбенең берничә версиясен әйткән. «Без бу видеоны иптәшебез белән бергә карадык. Безнең төп версия – иминлек техникасын бозу. Аның бер бауга тотынып очканы күренеп тора. Страховкага икенче бау булмаган. Ул бөтенләй бернәрсәсез була. Без алай йөрмибез, бу – ниндидер дилетант, күрәсең. Безнең кирәк-ярак белән тулысынча коралланабыз: бәйләнгән урыннан ике бау чыгып китә. Аның берсенә тулысынча тотынасың, төшә торган җайланмадан шуның буйлап төшәсең, ә икенче бау – страховкага. Бауны очлы почмаклардан саклый торга
Альпинист Кыш Бабай 24 каттан егылып һәлак булган (Ә кемнәргәдер бу бик кызык тоелган...)
22 декабря 202322 дек 2023
1
1 мин