Кукмара башлыгы Сергей Димитриев киез итеккә һәйкәл – заманча әйтсәк, арт-объект куелуын хәбәр иткән. Бу хәбәргә сөенүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. «Бу күпме суммага төшкән һәм кем исәбенә куелган?» – дип сораган берсе социаль челтәрдә. Аңа җавап итеп, «шәһәр өчен куаныгыз, Кукмараны чәчәк аттырган бердәнбер башлык, зарланырга гөнаһ» дип язган икенче берәү. «Кирәк әйбер түгел. Моңа киткән акчаны «махсус операциягә» (ул кеше язарга ярамаган сүзне тутырып язган) җибәрсәң, әйбәтрәк булыр иде. Без барыбер тиенләп җыябыз бит. Ил төкерсә, күл була. Ату авыл малайлары, пенсионерлар җибәргән акчалар, бәйләгән носкилар белән үтиләр үз бурычларын үз ватаннары алдында»; «Бик матур, уйланып эшләнгән, шәһәребезнең даны, хуҗаларыбызга зур рәхмәт, сәламәтлек, Яңа елга уңышлар, тынычлык алып килсен»; «Бик матур булган»; «Шәп булган бу!»; «Кукмара итекләре шәп, җәй кия торганын да уйлап чыгарсалар, ел әйләнәсе кияр идем»; «Һәйкәл лаеклы куелган. Мондагы һөнәрчеләрнең данын яклаган, еллар буе сынал