Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат, хатынын һәм баласын үтереп, паркта күмеп куйган. Суд аны 19,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 1 яшьлек кызны һәм аның 24 яшьлек анасын гаилә башлыгын Н. ярты ел вакыт аралыгында үтерә. 2020 елның көзендә яшь ир белән хатын бик нык талаша башлый. Н. хатынына берничә тапкыр пычак кадый. Хатын кычкыра, тавышка бала уяна. Шуннан соң әти кеше баланы йолкып ала һәм кафель идәнгә бәрә. Хатын шоктан аңын югалта. Ир хатыны белән баласы гәүдәләрен ваннага алып керә. Баласын ул шунда үтереп бетерә. Ләкин хатынына тимәскә була. Хатын исән кала, бала һәлак була. Хатын полициягә хәбәр итми. Алар баланың мәетен берничә көн ваннада саклый. Аннар бергәләп паркка илтеп күмәләр. Сабыйның калдыкларын 2021 елның мартында табалар. 2021 елның февралендә ир белән хатын кабат талаша. Хатын иреннән китәсе килүен әйтә. «Миңа булмасаң, беркемгә булмыйсың» дигән принцип белән, ир хатынын да үтерә. Мәетне кызын күмгән паркка илтеп күмә. Тоткарлагач,
«Башта баласын, ярты елдан хатынын паркта күмгән». Ир-ат җинаятен 1,5 ел яшереп йөргән
22 декабря 202322 дек 2023
1
1 мин