Узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлар Кабинетының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча утырышы булып узды. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. «Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — бәрелешү һәм җәяүлеләрне таптату», — дип ассызыклап узды ТР Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов. Каршы як полосага чыгу сәбәпле килеп чыккан бәрелешүләрдә һәлак булучылар саны да күп. Шоферлар шуны исләреннән чыгармасын иде, узарга рөхсәт ителгән җирдә дә каршы як полосага чыкканда һәрбер шофер бик игътибарлы булырга тиеш. Ә инде җәяүлеләргә килгәндә, алар машиналар йөри торган юлга чыкканда мине күрәләрме икән дигән уй белән чыгарга тиешләр. Татарстанда җәяүлеләрне таптату нәтиҗәсендә 67 кешенең гомере өзелгән, тәүлекнең караңгы вакытында булган һәлакәтләрдә 42 җәяүле вафат булган. — Безнең төп бурычыбыз — мөмкин кадәр күбрәк кешенең гомерен саклап калу, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. ТР Рәисе 2013 елдан 2023 елга