Татарстанда 18-39 яшьлек кешеләр 3 елга бер тапкыр диспансеризация уза ала. 40 яшьтән узганнарга ел саен диспансеризация узарга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте. Тикшерүгә түбәндәгеләр керергә тиеш: Шушы ук этапта, яшь һәм җенескә карамастан, билгеле бер онкоскрининг – яман шешкә тикшерү, мәсәлән яшерен канга тизәк анализы билгеләнә. Проблемалар ачыкланса, диспансеризациянең икенче этабы билгеләнә. Кешене профиль буенча табибка җибәрәләр, яки өстәмә тикшерү билгелиләр. Белгечләр диспансеризацияне даими рәвештә узарга һәм сәламәтлекне тикшереп торырга киңәш итә. Аны ОМС буенча, теркәлгән поликлиникада түләүсез узып була.
Диспансеризация вакытында табиблар нинди тикшерүләр ясарга тиеш?
20 декабря 202320 дек 2023
1
1 мин