Найти в Дзене
Татар китабы йорты

«ПАМИРДАН РАДИО» (Шәриф Камал рецензиясе)

Атаклы татар язучысы, хәрби эшлекле Шамил Усмановның тууына 125 ел. Бу уңайдан Шәриф Камалның Ш.Усманов язган «Памирдан радио» хикәясенә рецензиясен тәкъдим итәбез. Ул «Кызыл Татарстан» газетасында (1926 ел, 25 март, №68) басылган. Текст Шәриф Камал әсәрләренең 4 томыннан алынды (Казан, Таткнигоиздат, 1956).

«ПАМИРДАН РАДИО»

Язучысы: Шамил Госманов, бастыручы «Нәшрият» кооперативы

Шамил Госманов. 1930 ел. ТР Милли музее филиалы - А.М.Горький һәм Ф.Шаляпин музее фондыннан
Шамил Госманов. 1930 ел. ТР Милли музее филиалы - А.М.Горький һәм Ф.Шаляпин музее фондыннан

Шамил Госманов, революция чорындагы татар матур әдәбиятының күгендә яктырып калыккан йолдызларның иң алдынгысы булмаганда да, һәрхәлдә иң алдынгыларыннан берсе икәнлектә ике сүз юктыр дип уйлыйм. Тик бу чорда килеп чыккан үзе шикелле яшь талантларның күбесеннән ул үзенең язу формасныдагы конкретлык, простойлык, шалтыравыклы «изм»нарга бирелмәүчелек белән аерыла.

Аның соңгы көннәрдә басылып чыккан «Памирдан радио» исемле хикәясендә дә без моны ачык күрәбез. Ул хыялга бай; чит сүзләр катнаштырмыйча, яхшы техника белән матур итеп татарча язылган.

Хикәянең каһарманы краском Җаббар җиде яшеннән фабрикада идән себерүче малай, унөч яшьтә мастерскойда өйрәнүче; унсигез яшьтә Октябрь дулкыннары күтәрелүгә ул сары тунлы красногвардеец, курсант, командир... 21 елда (хикәя шуннан башлана) Фирганәдә басмачылар белән көрәш фронтында, 25 елда Мароккода Франция империализмына каршы көрәшүче риф кабиләләренең җитәкчесе булган Әмир Габделкәримнең булдыклы ярдәмчесе. Октябьрнең егерме еллыгында, ягъни 1937 елда ул Казанга кайта. Бу вакытта инде «Иске дөнья совет җөмһүриятләре федерациясе» бөтен Европа, Азия һәм Африканың зур кисәген, җир шарындагы халыкның биштән дүрт өлешен эченә алган бер мәмләкәткә әйләнгән була.

«Памирдан радио» хыялдагы хикәя дип аталуына карамастан, аның дүрттән өч өлеше реальный җирлектә, реальный вакыйгалар рәвешендә бара. Шуңар күрә, хикәянең бары дүрттән бер өлешен генә — Җаббарның Казанга кайту чорыннан башлап билгеле мәгънә белән хыялдагы дип атарга тиеш була.

Җаббарның характеристикасына тукталыйк.

Булдыклылык, тапкырлык, көчле игътибар, һичбер читенлек алдында аптырап калмаучылык һәм шулар өстенә чын-чыннан революцияче пролетариат рухы белән үтәдән-үтә сугарылган булучылык – менә аның төп сыйфатлары шулар. Ул моны сүз белән генә түгел, басмачыларга каршы көрәштә бик тулы итеп эш белән дә күрсәтә.

Менә шушындый һичбер читенлек алдында аптырап калмый торган, булдыклылык, тапкырлык белән басмачыларга каршы көрәштә һич җиңелми торган Җаббар, Фирганә фронтын бетмәгән һәм революция өчен хәтәрле (провокаторлар ягыннан) көенчә ташлап, ни өчен чит илләргә китә? Франция империализмына каршы көрәштә рифләргә ярдәм итү һәм шушы юл белән дөнья революциясен якынайту теләгеме аны читкә ташлый?

Юк, 21 елларда андый нәрсә, андый бер теләк алга куеп, шуңар омтылуга урын булмый.

Ул, янәсе, Төркестан фронтындагы кызыл гаскәр полкының башында торган провокаторларга каршы көрәшә алмыйча җиңелеп, үзенә һичбер кайдан ярдәм булуга да өметен кисә. Шуның өстенә, аның күңелендә элеккедән үк чит илләргә чыгып йөрү теләге булу һәм, аның да өстенә, разбойниклар тарафыннан таланган бер ак офицерның документлары аның кулына төшү аркасында ул, дүрт ягым сигез кыйбла дигәндәй, заграницага китә дә бара... Ул, Франциянең Марсель шәһәрендә очучылык мәктәбен бетереп, француз гаскәренең атаклы очучыларыннан була. Өч ел эчендә француз теле белән бергә гарәп телен дә үз ана теле шикелле итеп өйрәнә.

Аның бу эшләренә каршы һичбер сүз дияр хәл юк. Очучылыкка һәм французча өйрәнүләре бары мактарга лаек эшләр булган шикелле, гарәпчә өйрәнүе дә безнең өчен «арабизм»га каршы көрәш объекты була алмый. Хәтта Бакуда булып үткән тюркология съездында бу турыда сүз чыкса, ул да мәсьәләгә шулай карар иде. Чөнки «кара рифләр» (төсләре бик ул хәтле кара түгел бугай)нең телләрен үзләре шикелле үк белми торып, ничек итеп аларга ярдәмләшәсең.

Мәсьәләнең үзәге анда түгел.

Менә инде көчле, булдыклы, тапкыр Җаббарның, провокаторлыгы ачык беленгән Кукушкин-Осиповка каршы советлар шартлары эчендә көрәшә алмыйча, заграницага качага мәҗбүр булуы психология законына бөтенләй сыймый. Шунлыктан хикәянең бу моменты гүяки ул чактагы Төркстан фонтындагы кызыл гаскәрләрнең зурак башлыклары провокаторлар яисә аларның иптәшләре булганлык тәэсирен бирә. Чөнки Җаббар үзе «дивизя торган төбәктә дә провткаторларның иптәшләре кулына эләгү» ихтималыннан курка. Армиянең особый отделында да үз-үзен аклый алуына ышанып җитми. Шулай итеп анда барудан да ваз кичә.

Шулай итеп, башта искиткеч ирлек, җитезлек, тапкырлык күрсәткән Җаббар кинәт шиңә дә китә.

Ләкин эш моның белән генә бетми. Франция — Марокко фронтында ул шаккатарлык эшләр эшли.

Ахырда ул француз һава флотыннан ташланган газ белән сукырайтылып әсир алына һәм бер француз плантациясенә хезмәткә бирелә. Анда ул бөек азатлык көненә кадәр яшәп, Берлиндагы инвалидлар йортында ике елга якын яткач, 1937 елда үз теләге белән Казанга кайта.

Ләкин ул заграницага чыккач та ни сәбәптәндер уналты ел буена әлеге провокатор Кукушкин-Осиповның язмышын белергә бер дә кызыксынмый, аның провокаторлыгын ачу чараларын күрми.

Ул Казанга кайтканда провокатор Кукушкин-Осипов Татарстан өлкән прокуратурасында эшли торган була. Бары шул чакта гына Җаббар чак-чак кына аңардан үчен кайтара. Шулай итеп, без хикәя каһарманын үзенең төп табигатенә тәмам кире булган хәлләрдә күрсәтү, «последовательность» дигән нәрсәне аңардан кычкыртып талау күрәбез. Бу — язучы тарафыннан өчләтә «гаделсезлек». Хикәяне хыялдагы дип атау гына язучыга яхшы тип каһарманны лай итеп җәберләүгә хак бирми. Кешенең җилкәсенә чынлап кундырганнан соң: «Зарар юк, янәсе, рәнҗемә, бу бит юри генә, хыялдагы хикәя генә», — дию белән эш төзәлеп җитми.

Тагын кабатлыйм: хикәя шома язылган. Вакыйгаларның бәйләнеше матур. Баштан актыкка хәтле бик кызыгып укыла. Ләкин югарыда әйтелгән төп моментлар әсәрнең художество ягыннан бөтенлек, тулылыгын бик нык какшата. Шамил иптәш үзенең яхшы тип каһарманнарына икенче мондый гаделсезлек күрсәтмәс дип ышанабыз.