– Кеше үлгәч, каберне күмүче кешеләрнең соңгысы 40 адым киткәч, Нәнкир белән Мөнкир дигән ике фәрештә керәләр дә сорау алалар. Әгәр дә синең гамәлләрең хәерле булса, алар нур белән керәләр, әгәр дә гамәлләрең хәерсез булса – кара, ямьсез, куркыныч булып.
Шуннан соң бу мәетне утыртып куялар да 3 сорау бирәләр.
«Раббың кем?» – дип сорыйлар.
Икенче сорау – «Динең нинди?»
Өченче сорау – «Пәйгамбәрең кем?»
Әгәр дә кеше Аллаһка табынган булса гына, беренче сорауга – «Раббың кем?» дигәнгә «Аллаһ» дип җавап бирә ала. Әгәр дә Аллаһка табынмаган булса, үзе белсә дә, әйтә алмаячак. Әгәр дә кеше ислам диненең кануннарын үтәп яшәгән булса: мисал өчен – хәләлне кулланган, харамнан тыелган, никах белән яшәгән, тыелган гамәлләр кылмаган, мөселман булып яшәгән булса, ул «минем динем – ислам» дип әйтә ала. Өченчесе – «Пәйгамбәрең кем?» дигәндә, Пәйгамбәрнең с.г.в. сөннәтләрен үтәсә, сөннәт намазлары, сөннәт уразалары, сөннәт догалары, Гомрә кылган икән, ул «минем пәйгамбәрем – Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәлләм» дип әйтә ала.
Кем дә кем шушы әйберләрне үтәмәсә, ул бу өч сорага җавап бирә алмый, белсә дә әйтә алмый. Монда белү түгел, монда үтәү кирәк. Шушыны әйтә алган кешегә кабернең сул ягыннан тәрәзәдән җәһәннәмне күрсәтәләр. «Җавап бирә алмасаң, шунда бара идең», диләр. Ябып куялар да, уң ягын ачалар. Иртә һәм кич көн саен аңа «син шунда барачаксың» дип, җәннәтне күрсәтәләр.
Кем дә кем җавап бирә алмады, аңа уң як тәрәзәне ачалар да, «син җавап бирә алган булсаң, монда бара идең» дип, җәннәтне күрсәтәләр. Ябалар да, иртә һәм кич белән аңа җәһәннәмне ачалар, «шунда барачаксың» дип.
Шушыннан соң кабердә бу җан тәннән аерыла. Җәннәттә 5 төрле урын була. Иң биеге – иң изге кешеләр өчен. Алар кошның томшыгына кунып, җәннәттә очып йөриләр. Алар әлегә анда яшәмиләр, әмма андагы бөтен әйберне күрәләр. Аннан астарак тагын урын бар.
Һәм иң түбәндә – иң гөнаһлы кешеләр җир астында була, җирнең кызу урынында. Шушында алар кыямәт көнен көтә.
Кыямәт көнендә җир үзгәрә. Җир эчендә безнең һәрберебезнең орлыгыбыз бар – койрык умырткасы (копчикта) калган. Шушы орлыктан яңадан безнең тән барлыкка киләчәк. Без яңадан балчыктан яралачакбыз. Адәм бит җирдән барлыкка килгән, ул бит тумаган. Аның кендеге юк. Безнең дә кыямәт көнендә беребезнең дә кендек булмый, без яңадан балчыктан яралабыз. Бу җаннар яңадан шушы тәнгә керә. Без яңа тәндә иске җан белән яши башлыйбыз. Аннан Гарасат мәйданына китәбез. Шунда безгә суд була – кемне кая җибәрәләр.
Суд ничек булачак? Гадәттә суд ничек була, шулай үтәчәк якынча. Безнең һәрберебезнең ике якта ике фәрештә утыра. Уң яктагы фәрештә – хәерле эшләрне, сул яктагысы хәерсез гамәлләрне, гөнаһларны язып бара. Һәр дүшәмбе, һәр пәнҗешәмбе алар аны архивка тапшырып бара. Бу китап кеше үлгәч төгәлләнә, ул Гамәл дәфтәре дип атала. Кыямәт көнендә фәрештәләр бу Гамәл дәфтәрен саф-саф булып тараталар. Берәү басып тора алды белән, берәү арты белән. Кемгәдер Гамәл дәфтәрен алгы яктан уң кулына бирәләр, кемгәдер – арткы яктан сул кулына. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кемгә алгы яктан уң кулына бирделәр – алар котылды», – ди. Китапны кемнең уң кулына бирделәр, алар йөгереп китәләр: «Укыгыз минем китапны», – дип. Кемнең сул кулына бирделәр, ди, ул кешеләр: «Бу китапны бирмәгән булсалар иде», – диярләр. Аларның кулларына 70 терсәк озынлыгындагы чылбырлар бәйләп, җәһәннәмгә алып барырлар, ди.
Шушы мәйданда китаплар тапшырылгач, һәркем китабын укый башлый. Анда бөтен әйбер язылган булачак.
Китапны ачкач, шундый вак әйбер дә язылган, дип аптырарсыз, ди. «Ул бит инде кайтып барганда, күрше Мәрфуга апаның рәшәткә астыннан чыгып тора торган бер кура җиләген генә капкан идем. Ул да язылган булачак», – ди.
Аллаһ та әйтә: «Китапны укыдыңмы? Килешәсеңме китапта язылганнар белән?» Шунда кеше: «Монда бөтенесе дә минеке, гөнаһысы да, әйбәте дә. Мин килешәм», – дип әйтте икән, ди, бу кешегә Аллаһы Тәгалә: «Гөнаһларын кичердем, җиңел хисап белән үткәрегез», – дип әйтәчәк.
Әгәр кеше үзенең гамәлләрендә башкаларны гаепләсә, мисал өчен «2 февральдә начальник чыгырымнан чыгарды, тегендә теща, монда свекровь канымны эчте, монда – хатын, монда – ир» дисә, Аллаһы Тәгалә аның авызын ябарга кушачак. Кулы белән аягы сөйли башлый. Кулы әйтә – «Мин бит шуны эшләдем». Аягы әйтә – «Мин бит бардым!» Шуннан ачалар авызын – хәзер син ничек, ризамы? «Хәзер мин аңладым, килешәм». Кыямәт көнендә бер кеше дә шиктә булмаячак. Аллаһ бөтен кешегә дә ул кешенең гаепле булганын исбатлаячак. Шуннан соң Аллаһы үз гаебен танымаган кешене «по полной программе» тикшерергә кушачак.