Бүген Балтач бистәсенең Төзүчеләр урамында юбилей, районыбызның акъәбиләреннән берсе булган Нәзирә Әюп кызы Хәбибуллинага 90 яшь тулды.
Балтачның хөрмәтле өлкәнен район җитәкчелеге исеменнән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, шәһәр җирлеге вәкилләре килделәр.
Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хаты, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты, бүләкләр, чәчәкләр, теләкләр, газетага очерк, радиорепортаж, фотосессия... юбилей әнә шундый матур мизгелләргә бай булды.
Районыбызның якты киләчәге өчен хезмәтен дә, күңел рухын да кызганмый яшәгән Нәзирә Хәбибуллинага бәхетле картлык телибез.