Найти в Дзене
Интертат

Миләүшә Сабирова, Ильвина, Зоя Солошина «текә» бистәгә күченергә җыена

Журналист, Данир Сабировның командасында эшләүче Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә зур шатлыгы белән уртаклаша. Ул 3 бүлмәле, яхшы ремонт ясалган фатир эзләп йөргән, әмма, бер дә уйламаганда, йорт сатып алган. «Мин биредә беркайчан да кыйммәтле әйберләр сатып алуым белән мактанганым юк. Бу – беренче тапкыр… Хәзер мин искиткеч республикада 10 сутый җир һәм анда салынган йорт хуҗасы булдым. Мин «текә» бистәдә йорт сатып алдым. Ант итәм! Бу – көтелмәгән эш. Мин идеаль ремонтлы 3 бүлмәле фатир эзләдем. Эш буенча Миләүшә белән (Данир Сабировның хатыны) коттедж бистәсенә килдек. Һәм икебез дә берьюлы «монда йорт сатып алабыз» дидек. Бу – минем хыялымдагы бистә. Монда Европадагыча. Мин бездә андый йортлар салалар дип белмәгән идем, шуңа эзләмәдем дә. Аннары ялгыз хатын-кызга йортны карап тоту: кар көрәргә, газон чабарга авыр булачак, дип уйладым. Ә бу эшләрне монда идарәче компания эшләячәк икән. Монда шәхси мәктәп, 30 метр ераклыкта гына парк һәм искиткеч күршеләр (Миләүшә Сабирова

Журналист, Данир Сабировның командасында эшләүче Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә зур шатлыгы белән уртаклаша. Ул 3 бүлмәле, яхшы ремонт ясалган фатир эзләп йөргән, әмма, бер дә уйламаганда, йорт сатып алган.

«Мин биредә беркайчан да кыйммәтле әйберләр сатып алуым белән мактанганым юк. Бу – беренче тапкыр…

Хәзер мин искиткеч республикада 10 сутый җир һәм анда салынган йорт хуҗасы булдым. Мин «текә» бистәдә йорт сатып алдым.

Ант итәм! Бу – көтелмәгән эш. Мин идеаль ремонтлы 3 бүлмәле фатир эзләдем. Эш буенча Миләүшә белән (Данир Сабировның хатыны) коттедж бистәсенә килдек. Һәм икебез дә берьюлы «монда йорт сатып алабыз» дидек.

Бу – минем хыялымдагы бистә. Монда Европадагыча. Мин бездә андый йортлар салалар дип белмәгән идем, шуңа эзләмәдем дә. Аннары ялгыз хатын-кызга йортны карап тоту: кар көрәргә, газон чабарга авыр булачак, дип уйладым. Ә бу эшләрне монда идарәче компания эшләячәк икән.

Монда шәхси мәктәп, 30 метр ераклыкта гына парк һәм искиткеч күршеләр (Миләүшә Сабирова, Ильвина) була», – дип язган журналист.