Махсус хәрби операциядә Башкортстанның 43 яшьлек артисты Алмас Хуҗин һәлак булуы турында хәбәр иткән идек. Алмас Хуҗин 18 ел район мәдәният сараенда эшләгән. Артистны соңгы юлга озату мәрасимендә Уфа дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Земфира Хөсәенова Алмаз Хуҗинның таланты Архангел районына кайткач ачылуын билгеләп үткән булган. «Без бүген артистны соңгы юлга озатабыз, ә ул дәшми… Аның җыры өзелде... Без бүген аның төркемдәшләре белән бергә кайттык һәм Алмазның нинди булганлыгын искә төшердек. Йөзендә гел елмаю, һәрвакыт шаяртыр, үзе белән гел гармуны булыр иде. Безнең күңелләрдә ул шундый булып истә калачак. Ул алган белемнәрен дөрес итеп кулланды. Әмма аның чын таланты районга кайткач ачылды. Алмаз район турында матур сүзләр генә сөйли иде, үзенең тамашачысына рәхмәтле булды», – дип сөйләгән ул. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Башкортстанның халык шагыйрәсе Гүзәл Ситдикованың авылдашы Алмаз Хуҗинга багышлаган башкортча шигыре таралды. Аны татарча тәкъдим итәбез. Өзе
Һәлак артист турында: «Әй балакай. Әллә ятим дә булган түгелме? Йөрәк әрни...»
19 декабря 202319 дек 2023
1
1 мин