Найти в Дзене
Интертат

«Кем алганын белмибез»: Зөлфирә Шәйдуллина сәхнә күлмәген югалткан

Зөлфирә Шәйдуллина «Татар җыры – 2023» фестивалендә үзенең бик матур ак төстәге сәхнә күлмәген югалткан. Бөтен гримеркалар буйлап эзләсәләр дә, күлмәкне таба алмаганнар. «Калган – 100%. Кем алганын белмибез. Бүген Буада концерт. Нәрсә эшләргә?» – дип аптырап язып калдырган үзенең сторисларында җырчы. «Татар җыры» фестивале, традиция буенча, 16 декабрь көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды. Бу хәбәрдән соң җырчы, күлмәгенең табылуын хәбәр итеп, фото урнаштырды. Ул, кыска гына итеп, «таптык» дип язып куйган һәм камералар яздырып алган күренешне күрсәткән.

Зөлфирә Шәйдуллина «Татар җыры – 2023» фестивалендә үзенең бик матур ак төстәге сәхнә күлмәген югалткан.

Бөтен гримеркалар буйлап эзләсәләр дә, күлмәкне таба алмаганнар.

«Калган – 100%. Кем алганын белмибез. Бүген Буада концерт. Нәрсә эшләргә?» – дип аптырап язып калдырган үзенең сторисларында җырчы.

«Татар җыры» фестивале, традиция буенча, 16 декабрь көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды.

  • «Татар җыры» – 2023: рекордсмен Айдар Галимов, 60 яшьтәге беренче «барс» һәм моңсу Данир.

Бу хәбәрдән соң җырчы, күлмәгенең табылуын хәбәр итеп, фото урнаштырды. Ул, кыска гына итеп, «таптык» дип язып куйган һәм камералар яздырып алган күренешне күрсәткән.

-2