Җырчылар һәм танылган шәхесләрнең сәхифәләрен актив күзәтүчеләрдән нәрсәнедер яшереп калуга һәркем дә ирешә алмый. Әле җәен генә икенче тапкыр кияүгә чыккан җырчы Эльвира (Ильвира) Хамматованы да халык «аерылган» дип уйлый. Социаль челтәрдәге бер төркемдә җырчының сәхифәсеннән алып куелган видео астына шундый комментарийлар калдырганнар: «Никахы озакка җитмәде, иреннән аерылган, дип сөйлиләр»; «Шулайрак бугай шул. Социаль челтәрдәге сәхифәсеннән ире белән булган бөтен фотоларын алып атты. Эх, барлык хатын-кызлар да бәхетле булсыннар иде дә бит, ләкин барлык кешегә дә бәхет елмаймый»; «Ашыккан ашка пешә, диләр. Ир-атны әйбәтләп белеп кияүгә чыгарга кирәк шул. Интервью көтәбез, бәлки, сәбәбен сөйләр». «Интертат» соңгы вакытта җырчының тормышында булган күңелле вакыйгалар турында язган иде. Сөйгәне Равил Эльвирага матур итеп тәкъдим ясады. Ул Эльвирадан 3 яшькә яшьрәк. «Мин аның игътибарлы булуын шундук күреп алдым. Без, хатын-кызлар, ир кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтеннән чыгып фик
Социаль челтәрдә утыручылар, җырчы Эльвира Хамматова аерылган, дип уйлый
18 декабря 202318 дек 2023
3
1 мин