Блогер Рәфис Атаказ бер популяр артистның әти-әнисе турында тискәре яктан сөйләвен ишетеп, үзенең фикерен белдерергә булган. «Кичә бер пабликта бер атаклы җырчының интервьюсына тап булдым. Мин яшь чакта аның җырларын бик яратып тыңлый идем. Үзенең иҗаты турында сөйләде-сөйләде дә, әти-әнисе турында сорау бирүгә, ямьсез якка китеп, әтисенең эчкәнен, әнисенең кырыс булганын, боларны мактамаганын, кыскасы, әти-әнисенә карата тискәре сүзләр сөйли башлады. Шуны тыңлап утырдым. Әтисе үлгән, әнисе дә исән-сау түгел ахры инде, аңлап бетермәдем. Шундый күренекле кеше тарафыннан болай сөйләү – бик тә ямьсез күренеш. Үлгән кешене матур сүзләр белән генә сөйләргә кирәк. Исән булса да, әти-әнисен хурлап утыру артист кешегә дәрәҗә өстәми. Безнекеләрне дә сөйли башласаң… Без дә уйнап-көлеп кенә үсмәдек. Әти-әниләрне сайлап алмыйлар», – дип видео яздырган Рәфис. Язылучылары видеода кем турында сүз баруын бик тиз аңлап алганнар. «Бу – хатын-кыз. Бу хакта беренче генә сөйләми инде. Миңа да шундый ошамад
Рәфис Атаказ әти-әнисе турында начар сөйләгән артистка: «Әти-әнине сайлап алмыйлар»
17 декабря 202317 дек 2023
1
1 мин