Свободный бистәсендә яшәүче 27 яшьлек Татьяна мунчада бала тапкан һәм сабыен кар көртенә күмеп куйган. 20 декабрьдә дөньяга килгән сабый шул ук көнне һәлак була язган. Аны бабасы коткарган. Ир-ат очраклы гына иртән дачага килгән. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте. «Белмим, ул мизгелдә ни булгандыр, үземә дә аңлата алмыйм. Мин авырлы булуымны беркемгә әйтмәдем. Баланы тудырып, баш тарту язасы идем. Алып китеп, тынычлап баш тартасы идем. Ләкин аның белән нидер эшләргә уйларым да булмады», – дип сөйләгән Татьяна «Екатеринбург.Онлайн» басмасына. Аның сүзләренчә, тулгагы иртән иртүк башлана, ул өйдә үзе генә була. Иренә «авырыйм» дип әйтә, имеш, аркасы авырта, һәм ул хастаханәгә җыена. Ә үзе дача йортына китеп бара. «Чыннан әйтәм, мунчада табарга бик куркыныч булды. Ләкин мин беркемгә белдерәсем килмәде, үзем табарга теләдем. Улымны бер тапкыр гына күрдем, тапкач. Ул 35нче атнада туды, 2,5 кг авырлыкта, 52 см озынлыкта, бераз җитлекмәгән. Хәзер мине аның янына кертмиләр», – ди Татьян
«Ирем шокта». Нарасыен кар көртенә күмеп куйган хатын мунчада бала табуын сөйләгән
29 декабря 202329 дек 2023
2
1 мин