Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның тормыш иптәше, шагыйрә, җырчы Гөлүсә Шаһбанны күрми торган кеше белән гомер иткәне өчен кызганучылар да, шул ук вакытта аның «авыр тормышта» яшәвенә яшерен генә куанып утыручылар да җитәрлек икән. Гөлүсә шундый кешеләр өчен аерым пост язып урнаштырган. «Минем күрми торган кеше белән, кайберәүләр уйлавынча «интегеп яшәүемә» сөенүчеләр бар. Әйе, 21 ел без бер сукмактан атлыйбыз. Төрле чаклар булгандыр, яшермим, ләкин аның уңай яклары күп. Беренчедән, миннән беркайчан да: «Акчаны кая туздырасың?» – дип сораучы юк. «Нигә атна саен 200 чакрым авылга чабасың?» – диюче дә юк. Көнләшүче һәм телефонымда казынучы, бигрәк тә күңелемдә актарынучы: «Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә» я булмаса, «Сине инде күптән ятлар үз иткән» дигән шигырьләр кемгә атала?» – дип сораучы да юк. Төнлә ничәдә өйгә кайтып керсәм дә «әйдә, чәй эчәбез» дип каршы алучы һәм, шул ук вакытта, гаиләдә соңгы сүзне әйтүче, усал, үзсүзле ир заты минем янәшәдә. Өйдә булмасам, бик ки
Гөлүсә Шаһбан: «Закир белән «интегеп яшәвемә» сөенүчеләр бар»
28 декабря 202328 дек 2023
1
1 мин