Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренчә, Дәүләт Думасында КПРФ (Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе) фракциясе йомырка бәясе өчен җаваплы, чөнки тиешле комитетны КПРФ депутаты җитәкли. Бу турыда РИА Новости яза. Дәүләт Думасында аграр мәсьәләләр буенча комитетны КПРФ депутаты Владимир Кашин җитәкли. «Монда йомырка бәясе өчен КПРФ фракциясе җаваплы, чөнки тиешле комитет КПРФ фракциясеннән рәис белән җитәкләнә», – ди Володин пленар утырыш вакытында. Ул шулай ук бәяләр, кулланучылар базары, кулланучы кәрзине бәясе өчен 3 профильле комитет җавап тотуны искәртте. «Сәүдә мәсьәләләре буенча комитет, (Владимир) Гутенев, икътисади сәясәт мәсьәләләре буенча комитет, бу – аларның компетенциясендә икәнне истә тотып, һәм шул исәптән Икътисад министрлыгы, (Максим) Топилин. Һәм җитештерү өчен җавап бирә торган комитет, Кашин», – диде Володин. «Сезнең йомырка белән нормально булгач, димәк, кешеләрнеке дә булырга тиеш. Шуңа күрә, кемнеңдер кысса, карар кабул итәрбез», – ди ул. Россия Пре
Вячеслав Володин: «Йомырка бәясе артуга коммунистлар партиясе җаваплы»
15 декабря 202315 дек 2023
1 мин