Социаль челтәрләрдә ашарга пешерү буенча блог алып баручы Рәмзия Вәлиева үзенең сәхифәсендә кызының гаиләсе өчен борчылуын сөйләгән. Аның ире, ягъни Рәмзия Вәлиеваның кияве, узган ел мобилизацияләнеп, махсус операциягә җибәрелгән иде. Рәмзия Вәлиева сүзләренчә, хәзер Лаеш районында шәхси йорт белән торучы кызының гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ, ләкин җаваплы хезмәтләр булышырга ашыгып тормый. «Кызымның ире махсус операциягә киткәнгә 1 ел да 3 ай булды. Аларның 3 баласы бар. Бәлки, бирегә язгач, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләсе ничек яшәвен ишетүче булыр. Ирсез шәхси йортта ничек яшәргә икән? Яз көне су басып тилмерделәр. Күпме вакыт шул суны суырта алмадылар. Кайларга гына шалтыратып бетермәдем. Миңа июльдәме, августтамы, шалтыратып: «Барысы да яхшымы?» – дип сорап яталар. Шаккаттым. «Сез хәзер нинди ай икәнен беләсезме?» – дидем. Балалар куркудан авырдылар. Инде хәзер өйдә куркыныч, кыска ялганыш булып, утлар сүнә. Веранда ягында бөтенләй янмый. Берсендә төнлә счетчик атып, аны күтәрәбез дигән
Блогер Рәмзия Вәлиеваның җан авазы: «Кызымның ире махсус операциягә киткәнгә 1 ел булды»
15 декабря 202315 дек 2023
3
1 мин