«Ике аккош» Бөтенрусия музыкаль конкурсының X юбилей гала-концертыннан Төрекмән бистәсенең «Дуслык» гармунчылар ансамбле җиңү белән әйләнеп кайтты.
Шушы көннәрдә Башкорт дәүләт филармониясендә Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» Бөтенрусия музыкаль конкурсы «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты ярдәме белән «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде. Сиксәннән артык иҗат коллективы катнашкан мәдәни чарада «Нур» клубының «Дуслык» гармунчылар ансамбле «Инструменталь башкару» номинациясендә җиңүче булды. «Асылъяр» вокал ансамбле солисты Нәфисә Шәңгәрәева «Вокал башкару» номинациясендә җиңгән өчен «Кызыл таң» гәзитенең махсус бүләге белән хөрмәтләнде.