Татар эстрадасының иң энергияле җырчысы Фирдүс Тямаевның тамашачысы да үзенчәлекле. Алар – кыю, дәртле. Шундый ханымнар җырчы янына сәхнәгә менә, җырчыдан үзләрен кочаклаталар, җырчыны үбеп туя алмыйлар, җырчыга әйтәсе килгән, үзләренә – кызык, әмма башкаларга кызык булмаган сүзләрен «түгәләр». Гадәттә, концертларда ике төрле тамашачы җыела. Бер ишләре – тыныч халык, бары тик утырып кына җыр тыңларга килгән. Икенчеләре тиктормас, утырган җирдән торып басып бии, җырчы залга төшсә, аны кочаклап фотога төшеп калырга тырыша, ул кадәрлесенә генә риза булмаган «дәртлеләр» сериясеннән кайберәүләр, сәхнәгә менеп, артыгын кыланып, үзләреннән көлдереп төшә. Әлегә Фирдүс Тямаев аягына операция ясатканнан соң тернәкләнү уза, шул арада концертларында төшерелгән кызыклы видеоларны барлый булса кирәк. Иң-иң видеоларны куеп, тамашачысының кәефен күтәрә. Видеода күренгәнчә, җырчы сәхндә бер ханымны биеткән. Ханымны «бөтен байлыгы селкенү» дә туктатмаган. «Көн саен Фирдүснең үзе белән сәхнәдә биимисең ә
Фирдүс Тямаев бер ханымны сәхнәдә биетеп, бөтен «байлыгын» селкеткән
14 декабря 202314 дек 2023
2
1 мин