Найти в Дзене
Интертат

Путин «двойникларыгыз күпме?» дигән сорауга җавап бирде

Бүген Россия президенты Владимир Путин «Сезнең двойникларыгыз күп, дип әйтәләр, шул дөресме?» дигән сорауга җавап бирде.

Бу сорау видеоязмада иде. Сорау бирүче – Владимир Путинга бик нык охшаган кеше, ул Санкт-Петербургтан исемен әйтергә теләмәүче студент буларак тәкъдим ителде. Чынлыкта бу – нейросеть ярдәмендә эшләнгән видео.

Владимир Путин моңа җавап итеп болай ди:

«Менә мин сезгә карап торам да, сез миңа охшагансыз һәм минем тавыш белән сөйләшә аласыз. Ә мин уйлап карадым да үземә охшаган һәм минем тавыш белән сөйләшә ала торган бер генә кеше була ала. Һәм ул кеше – мин. Бер кеше шулай дип шаярткан иде…» – ди ул һәм шул «двойник» биргән икенче сорауга – роботлар турындагы сорауга җавап бирә башлый. Аннары кабат бу темага әйләнеп кайтып: «Бу – минем беренче «двойник», – ди.