20 ел элек Валя Исаеваның әбисе фатирның бер бүлмәсен таҗик Хәбиб Патохоновка арендага бирә. Егет хуҗаның яшь оныгын үзенә карата. 11 яшьлек Валя беренче баласына – Әминәгә йөкле була. Балигъ булмаган кызны аздырган өчен җәзадан Патахонов Валяга өйләнеп кенә кача алган. Шулай итеп, ул – Россиянең иң яшь әниләренең берсе була.
Парның тагын 3 баласы туа: Әмир 2013 елда, Дамир 2019 елда, Йосыф 2022 елда. Әмма мәхәббәт идиллиясе тәмамлана: ислам динен кабул иткән Валя (мөселманча исеме Мөслимә) һәм Хәбиб талашалар. 4 бала атасы, гаиләсен акчасыз калдырып, махсус хәрби операциягә китә.
Исаева тиз арада яңа сөяркә таба – ул 30 яшьлек Ислам. Ул товарлар китереп бирү хезмәте хезмәткәре була. Шушы көннәрдә 29 яшьлек Валентина шатлыгы турында әйтте: «Мин ир бала таптым. 1 атна булды!» Малайга Усман дип исем кушканнар. StarHit сайты шәрехләвенчә, Усман исеме «батырлык» яки «елан» дигәнне аңлата.
Валя сүзләренчә, йөклелек яхшы үткән. Ләкин психологик яктан ул үзен начар хис иткән. 4 бала белән ялгыз, бер тиен акчасыз калган хатын-кыз коточкыч депрессия хәлендә була. Бервакыт күп балалы ана хәтта аборт турында да уйлаган була.
Бишенче баланың әтисе аны ташлап чыгып киткән. Алар бер-берсен бик яраткан, дини традиция буенча никахлашканнар. Араларына башка хатын-кыз кергән. Исаеваның ире икенче хатын алырга теләгәнен әйткән. Валя моңа каршы була, шуннан соң аларның никахлары таркала. Усманның әтисе туган ягына – Чечняга кайтып китә.
«Малайның тууын белгәч, ул, смс белән генә, баладан баш тартуы турында җавап җибәрә. Менә шундый булып чыкты», – дип комментарий бирә бу хәлгә берүзе калган ана.
Хәбиб җәйдән бирле күренми, «аның махсус хәрби операциягә китүенә дә ышанмыйм» ди Валя.
Валя-Мөслимә бала табудан соң тиз арада аякка басуына, даими керем чыганагы табуына һәм 5 баланы аякка бастыра алачагына өметләнә. Ул шулай ук яраткан кешесен очрату өметен югалтмый, «ул – балаларның чын әтисе була ала» ди хатын.