11 декабрьдә кич белән Иркутск шәһәрендә 5 катлы йортта янгында 27 яшьлек ир белән 26 яшьлек хатын һәм аларның 9 яшьлек улы һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Алар үсмер чактан ук бергә булды, балалар йортында ук танышканнар. Без барыбыз да – әти-әнисен югалткан кешеләр», – дип искә ала Владислав Истомин абыйсы һәм аның хатыны турында. Бишенче каттагы фатирда янгын чыкканда, анда ир белән хатын, аларның 7 яшьлек кызы, 4 һәм 9 яшьлек ике улы була. 22.31 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Ут капкынында калган хатын ярдәм сорап кычкыра. Аста берничә ир-ат җәймә җәеп тора. Әни кеше ике баласын коткару өчен аска ыргыта, аннары үзе дә сикерә. Ләкин ул һәлак була. «Табиблар исән калган балаларга ярдәм итү өчен тырыша. Хәзер алар реанимациядә, киләчәккә фаразлар яхшы», – дигән Иркутск мэры Руслан Болотов социаль челтәрләрдәге хәбәрендә. Янгын сүндергәндә, бер бүлмәдә гаилә башлыгы һәм олы баланың мәете табыла. Күп балалы гаиләнең иң якын туганнары – аб
«Балалар йортыннан бирле бергә булдылар». Ир белән хатын һәм аларның улы янгында үлгән
13 декабря 202313 дек 2023
1
1 мин