Башкортстанда ярты ел чамасы эзләгәннән соң, 17 яшьлек Тимур мәетен Юлдаш авылы янында агачка эленеп торган килеш табалар. Хәзер ачыкланганча, аны башта үтергәннәр, аннары мумиягә әверелгән мәетен агачка асып куйганнар. Бу турыда телеграм-каналда хәбәр иттеләр. Яз көне Тимур әбисендә кунакта була. Аннан ул Яңа Балакатайга СПТУга имтиханга барырга чыга, тик автобуска соңга кала. Туганнары сүзләренчә, Тимур бергә укый торган 17 яшьлек кыз белән барырга килешә. Аларны машинада кызның 39 яшьлек егете – күрше Илдар илтәргә җыена. Кыз сүзләренчә, Тимур аларга килә, кыз киенгән арада Илдар белән китә һәм югала. Тимурның туганнары сүзләренчә, Илдардан шунда ук шикләнәләр, ул да гаебен таный, студентка сугуын әйтә. Күрше ир-ат егетнең үлүен аңлагач, мәетне яшерә, аннары берничә айдан гына, имеш Тимур үз-үзенә кул салган, дип күрсәтү өчен мәетне агачка асып куя. Хәзер Илдар СИЗОда, тикшерү бара, диелә бу хәбәрдә. Уфа.Онлайн белешмәсе буенча да Тимурны үтергән булулары ихтимал, җинаятьтә шикләнел
«Мәет мумиягә әверелгән». Тимурны Зәринәнең 39 яшьлек егете үтергән, дип шикләнәләр
13 декабря 202313 дек 2023
2
2 мин