«Соры зонада» – Украина һәм Россия гаскәрләре арасындагы территориядә авыр яралы ике солдат – Украина һәм Россия армиясе солдатлары 10 көн буена бер-берсенә ярдәм иткән. Аларның берсе генә исән кала. Бабка позывнойлы солдатны хәбәрсез югалган дип санаганнар – сугыштан чыккач, аны таба алмыйлар. Ул дошманның ике ныгытмасын штурмлаганда аркасы һәм биле ярчыклар белән яралана. Аның ашарына да, эчәренә дә булмый – кар ява башлагач, кар ашый. Атлый алмагач, шуышып китә. Бераз шуышкач, ул яралы украин солдатына килеп төртелә. Икесенә дә ярдәм кирәк булу сәбәпле, бер-берсенә ярдәм итәләр ,биш көн буена бергә булалар. Киноларда күрсәтелгәнчә, дуэльләр оештырып тормыйлар, алар уртак тел таба һәм бер-берсенә терәк була, хәтта кесәләрендә калган аз гына ризык запасын да бергә бүлешәләр. Ике солдат аркага-арка терәшеп йоклый, шулай итеп бер-берсен җылыталар, әмма биш көннән соң украин солдаты вафат була. Берүзе калган «Бабка» исән калу өчен тырыша башлый. Ул кулларына таянып, үзләренең позициясе я
«Үлем кочагында»: 10 көн кырда мәетләр арасында ятып, исән калган хәрби тарихы
13 декабря 202313 дек 2023
3
1 мин