Найти тему
Интертат

Илсөя Бәдретдинова «әз генә күрсәткән» фотосын социаль челтәргә куйган

Җырчы яңа образлары, яңа фотолары белән тамашачыларын даими куандырып тора. Хәтерләп барсагыз, нинди генә күлмәкләр киеп, нинди генә хайваннар, хәтта, җәнлекләр кочаклап, фотосессияләр үткәрмәде инде ул.

Бу юлы Илсөя аждаһа образындагы фотосын күрсәткән. Тик торганнан гына түгел. Киләсе 2024 ел аждаһа елы булганга күрә.

«Аждаһа елы, ди... Алтын кияргә, ди... Әз генә күрсәтергә дә ярый, ди... Кеше чәйнәргә, начар комментарийлар язарга ярамый, ди... Илсөягә барыбер булса да, аждаһа яратмый, ди», – дип шәрехләгән җырчы Яңа ел стилендәге алтын «аждаһа» булып төшкән сурәтен.

«Күрсәтергә әйбер булганда, күрсәтсәң дә ярый әзрәк. Күрсәтәсе килеп тә, күрсәтерлеге булмагач – яман», «Илсөя нинди төстә киенсә дә, бик матур», «Аб-б-бау, каян шул тиклем «шикарный» булып була ул! «Ут» булган бу!», «Матур да инде чукынчык», «Илсөя, син чын аждаһа!» ише комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.

Ә Илсөянең хезмәттәше, сәхнәдәше, юмор остасы Данир Сабиров: «Димәк, аждаһа – начар, Илсөяр – яхшы, күрәмсең. Табасың бит кыяфәтен дә, сүзен дә... Үзең дә яшәргәннән-яшәреп, урыны белән шәрәләнеп барасың», – дигән.

Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтыннан