Мәскәү өлкәсендәге элиталы бистәдә янгында әнисе белән кызы һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «10 декабрьдә иртәнге 5ләр тирәсендә янгын турында хәбәр килде. Урынга 6 машина барды. Янгын мәйданы 600 квадрат метрга җитте», – дигәннәр экстрен хезмәттә. Янгынны иртәнге 9ларга сүндереп бетерәләр. Хәрабәләрне актарганда, ике хатын-кыз мәете табыла. Өлкән яшьтәге ир-ат янгын вакытында икенче каттагы балконнан кар көртенә сикереп төшеп котылган. Ул таунхауста хатыны белән яшәвен әйтә. Күптән түгел аларга 29 яшьлек кызлары күченеп килә. Моңа кадәр ул берничә ел Колумбиядә яшәгән. Ир-ат сүзләренчә, кызлары Латин Америкасыннан бик үк адекват булмаган халәттә кайткан. Ата-анасы аны наркотиклар куллана дип шикләнә. Фаҗига булган төндә алар кычкырган тавышка уяна. Кызлары бүлмәгә керә, кулында пычак була. «Ул наркотик кулланып, галлюцинация кичерү ихтимал», – ди сайт чыганагы. Ир-ат кызының кулыннан пычакны тартып алмакчы була, тик булдыра алмый. Берничә минуттан бүлмәләрне
«Йоклаган ата-анасына һөҗүм иткән». Элиталы бистәдә әниле-кызлы янып үлгәннәр
11 декабря 202311 дек 2023
1 мин