Татарстанның Буа шәһәрендә яшәүче Х. 2019 елда хатынын үтерү өчен киллерлар яллый. Ул, бергә туплаган малны бүлешмәс өчен, хатынны үтерергә була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Х. хатыны белән хыянәт аркасында талаша. Хатын аның сөяркәсе булуын белеп ала, аерылышырга була. Иргә бу ошамый, ул уртак малны бүлешергә теләми. 2019 елда Х., хатынын үтерер өчен, Ульяновскида яшәүче 34 яшьлек А.ны җәлеп итә. А. бу ир-атка 250 мең сум бурычлы була. Заказчы ир-ат аңа бурычын кичерергә, өстәп 100 мең сум түләргә вәгъдә бирә, шулай ук җинаять урыныннан акчалы барсетканы алырга рөхсәт итә. Киллер таларга дигән булып өйгә керергә һәм хатынны үтерергә тиеш була. Аннары ачыкланганча, ул берничә тапкыр хатынны үтерергә маташып карый, булдыра алмый. «А. күп тапкыр аны үтерергә маташа, тик планы барып чыкмый. Чираттагы һөҗүм Буа белән Чувашия арасындагы трассада булырга тиеш, тик барып чыкмый», – дип Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шепт
Буада хыянәтче ир, мал бүлешмәс өчен, хатынын үтерергә киллер яллаган
10 декабря 202310 дек 2023
1
1 мин