Данир Сабировның баянчысы самолетта Мәскәүдә очканда аңын югалтуы турында язган идек. Халык нык борчылды, Робертның хәле турында яңалык көтте. Пародия остасы халык белән элемтәгә чыккан. «Ходайның рәхмәте – минем артта утырган ханым табиб булып чыкты. Башта ул әйткәннәрне тыныч кына үтәдек. Аннан стюардесса «арада медицина хезмәткәрләре бармы, ярдәмегез кирәк» дип игълан иткәч, бер ир белән тагын бер ханым ярдәмгә килде. Ике рәт арттарак бер «паникер» ханым кирәкмәсә дә «биш тиенен кыстырып» торды, табиблар катырак әйткәч кенә авызын япты. Файдаң булмаса, комачауламаска кирәк, дип уйлыйм мин, үз эшенең осталары булганда… Кыскасы, тормыш дәвам итә Җир үз күчәрендә әйләнә, халык борчыла, гаеп тә итә. Әмма хакыйкать –, хакыйкать булып кала. Мин Роберт белән 2004 елдан бирле дус. Ул мине һәм мин аны беркайчан да авыр вакытта калдырган булмады. Кайгысына да, шатлыгына да чыдый алабыз. Брат, сине дә, мине дә дәвалаячакбыз», – дип язган артист һәм видеоларның үзе артында утырган кыз төшерүен
Данир Сабиров халыкка баянчысы Робертның хәле турында хәбәр итте
11 декабря 202311 дек 2023
3
1 мин