Элек телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган, хәзер «Frendex» пирамидасы эше буенча мошенниклыкта гаепләнүче блогер Эльвира Мадиярова, «Слово пацана» сериалын караганнан соң, 1990 еллар ахырында үзенең гаиләсенә кагылган бер вакыйганы хәтерендә яңарткан. «Барысы да кинодагы кебек булды, дисәм дә, арттыру булмас», – дип яза ул һәм бу хәлләрне әнисеннән сөйләттерә. Эльвираның: 1998 ел. Без Чаллы янында Тукай районында яшибез. Әти командировкада, мин мәктәптә, энем балалар бакчасында. Ишек шакыйлар. Әни, күрше дип уйлап, карап та тормыйча, ишекне ача, – дип башлаган сүзен әнисе дәвам итә: Бу хакта искә дә төшерәсе килми. Өйдә үзем генә. Ишек шакыгач, берни уйламыйча, бардым да ишекне ачтым. Ишек төбендә битлекләр кигән 3 егет басып тора. Мине сугып егып, бәйләп салдылар да фатирны чистартып чыктылар… Өстемә юрганнар ыргыттылар, фатирдагы бөтен нәрсәне тутыра башладылар. Яңа гына бик кыйммәткә алган күн курткамны, күн плащымны, видеомагнитофон, барлык алтыннарымны тутырдылар. Арт
Эльвира Мадиярованың әнисе куркыныч вакыйга турында: «Сугып егып, бәйләп салдылар да...»
11 декабря 202311 дек 2023
1
2 мин