Мексикада акула һөҗүм иткәндә һәлак булган турист хатын танылган музыкант кызы булып чыккан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Фаҗига 2 декабрьдә була. Мария Фернанда Мартинес Хименес ярдан 20 метр ераклыкта улы белән йөзә. Акула килгәнен күргәч, ул баласын платформага утырта һәм ярга төртеп җибәрә. Мария Фернанда Мартинес Хименес исемле бу хатын популяр музыкант Анхель Мартинес Аррегин кызы икән. Аррегин чыгыш ясый торган ансамбльнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә әлеге хәбәрне раслаганнар. «Дуслар, мәрхүмә рухына һәм Анхель Мартинес Аррегинга һәм аның бөтен гаиләсенә әлеге кайгыны кичерергә көч сорап дога кылуыгызны сорыйбыз», – дигән музыкант вәкиле. Марияне Гвадалахар штатында 4 декабрьдә җирләгәннәр.
«Баласын коткарган». Акула талап үтергән турист хатын танылган музыкант кызы булган
11 декабря 202311 дек 2023
1
~1 мин