Илсөя Бәдретдинова концертына баргач, җырчы Алия Исрафилова үзенең дә кайчандыр бүгенге көндә татар эстрадасында иң популяр җырчыларның берсе булган Илсөя төркемендә эшләгән вакытларын искә алган. «Кайчандыр без бергә, 10-15 кешегә концерт куеп, авылларда йөри идек, әйеме, Алия. Бәрәңге пешереп бирәләр. Шуннан да зур бәхет юк! Башка берни кирәк түгел иде. Безгә хәтта акча да кирәк түгел иде, әйеме. Юләр булганбыз инде. Бәрәңге, тозлы кыяр... Хәтерегездәме, сәгать 7гә дип куелган концертка кеше килми. Сергей Викторович тышка чыгып утыра да: «Апа, смотри, вот один халык идет, вот два халыка идет», – дип, тынычландырып утыра безне», – дип сөйләгән Илсөя иҗатының башлангыч чорларын хәтергә төшереп. «Әйе, тик без бернигә карамыйча, ул вакытта да бәхетле идек. Хәзер дә бәхетле», – дигән Алия. Алия Исрафилова үзенең сторисларында да бу вакытлар турында язып үткән. «Чыннан да, бик-бик күптән Илсөя белән гастрольләрдә йөреп алган идек. Шул вакытлардан бер кызык искә төште. Чыгып киттек җыйнаула
Илсөя Бәдретдинова беренче гастрольләрен сөйли: «Бәрәңге пешереп бирсәләр – иң зур бәхет»
10 декабря 202310 дек 2023
1
1 мин