Найти тему
Интертат

Фирдүс Тямаев: «Операция шактый авыр булды, бу хакта сөйләп кенә йөрмәдем»

Аягына операция ясатканнан соң Фирдүс Тямаев өендә тернәкләнү уза. Җырчы сүзләренчә, аңа әле ай ярым буе махсус пластик «итек» белән йөрергә туры киләчәк. Фирдүскә берничә концертын да күчерергә туры килгән.

«Дөресен әйткәндә, инде икенче тапкыр кабатлап ясатканга, операция шактый авыр булды. Бу хакта сөйләп кенә йөрмәдем. Сеңерләр үскән булган, аларны да кисеп алдылар. Хәзергә мин өйдә, култык таягы белән генә йөреп торам, пластик «итек»не салган юк. Алайса, Германиядә ясаткан операциягә җитди карамыйча, аны кайту белән салып ташлаган идем.

Концертларны күчерсәм дә, декабрьдә эшлисе чараларым бар. Аякка «нагрузка» бирмичә, бер урында басып торып булса да җырлап чыгарга инде.

Аякка операция ясатуның уңай яклары да булды. Хәзер менә өйдә ятам, гаиләм белән бик күп вакытымны үткәрәм, ял итәм. Икенчедән, чишелмәгән, чишәргә вакыт җитмәгән, мине көтеп торган эшләрем күп җыелган иде. Ниһаять, берәм-берәм аларны эшли башладым. Казларын күтәреп, кунакка әни килде. Тешләремне дәвалап йөрим.

Бертуган энекәшем Фирзәр Нурлат егетләренә гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Уфа концертларым бик уңышлы узгач, матди ярдәм күрсәттек. Бөтен кирәк-яракларын алып җибәрдек. Шуңа да сөенеп йөрим», – диде җырчы.