Кичә Брянск шәһәрендә 14 яшьлек Алина А. шәһәрнең 5нче гимназиясендә атыш оештыра. 1 кызны – классташы Марияне атып үтерә, 3 малайны һәм 1 кызны яралый, 1 кыз класстан йөгереп чыкканда аягын сындыра. Соңыннан Алина үзен үзе атып үтерә. Аны классташлары кимсеткән, ул шуңа күрә бу адымга барган, дип фаразлана. Хәзер аның әтисе Дмитрий кулга алынган, дип яза «База» каналы. Ул коралны саксыз саклауда гаепләнә. 224нче маддәнең 2нче пункты буенча («Коралны саксыз саклау нәтиҗәсендә 2 кешенең һәлак булуы») 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Алина әтисе Дмитрийның ядрә белән ата торган мылтыгын (дробовик) махсус сумкада (тубуста) уку йортына алып керә һәм ата башлый. Гимназия территориясенә керә торган ишектә металл эзли торган җайланма булган, ул корал алып кергән очракта сигнал бирергә тиеш. Әмма җайланма эшләнмәгән. Уку йортында гирляндалар кую сәбәпле, металл тикшерү җайланмасын өзеп куйган булалар, ди гимназия җитәкчелеге. Әмма телеграм-каналлар язуынча, бу – уку йорты җитәкчелеген
Гимназиядә атыш оештырган Алинаның әтисен һәм каравылчы хатынны кулга алганнар
8 декабря 20238 дек 2023
327
2 мин